news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +26 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелә

Татарстанда +26 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелә
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Бүген, 28 майда, Татарстанда температура фоны күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Антициклон тәэсире сәбәпле, республикада аз болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми.

Көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исүче җил урыны белән, шул исәптән Казанда да, тәүлекнең якты вакытында секундына 15 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнге салкыннардан соң төбәктә һава температурасы +21..+26 градус тәшкил итәчәк (ТР башкаласында – +23..+25 градус).

news_right_1
news_right_2
news_bot