news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 26 бала кызамык белән авырый

Татарстанда кызамык белән авыручылар саны артуын дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенгә кызамык белән авыруның 60 очрагы теркәлгән. Аларның 26сы балалар. Таҗикстаннан кызамык белән авыручы 31 кеше килгән, аларның 21е – бала, 10сы - олылар», - диде ул.

Кызамык белән бу инфекциядән прививка ясатмаучылар авырый.

news_right_1
news_right_2
news_bot