news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 25,5 мең гаилә беренче балага социаль түләүләр рәсмиләштерде

Татарстаннан 25,5 меңнән артык гаилә беренче бала туганга айлык акчалата түләүләр ала. Бу Татарстанның «Демография» илкүләм проектында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды.

«Беренче бала туган гаилә яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенең бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Айлык түләү суммасы республикада балаларга яшәү минимумы күләменә тигез, ул 2022 елда 11 476 сум тәшкил итә. Түләүләр балага өч яшь тулганчы бирелә», - диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Мисал өчен, Республика матди ярдәм үзәгенең Кама Тамагы районындагы бүлегенә беренче балага социаль түләү алу өчен Тимошиннар гаиләсе мөрәҗәгать итте. Баланың әтисе «Гипсовый рудник» АҖдә эшли, ә әнисе – бала тәрбияләү ялында. Ата-ана сүзләренчә, түләү өстәмә керем чыганагы һәм бала өчен кирәкле әйберләр алу мөмкинлеге бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100