news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2,5 сәгатьтән соң «пилотсыз очкыч куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды

Татарстанда 08.16да «пилотсыз куркыныч» режимы гамәлдән чыкты. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.

Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы Мәскәү вакыты белән 5.58дән гамәлдә булды.

Республиканың һава гаваньнарында «Ковер» режимы кертелде. Росавиация вәкиле Артем Кореняко Казан аэропортының Мәскәү вакыты белән 6.07 сәгатьтә, ә Түбән Кама аэропортының 6.46 сәгатьтә ябылуы турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot