Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 25 майга кадәр 14 балалар лагеренда капиталь ремонт төгәлләнә
Быел әлеге программага 112 млн сум акча бүленгән.
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Диана Авакян). Татарстанда 25 майга кадәр 14 балалар лагеренда капиталь ремонт төгәлләнә. Бу хакта журналистларга Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының капиталь ремонт программасын тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәйзетдинов җиткерде.
Быел әлеге программага 112 млн сум акча бүленгән.
12 объектта эшләр тулаем төгәлләнгән. Ике лагерь — Казандагы “Пламя” һәм “Молодежный” югары әзерлектә, дип өстәде Фәйзетдинов.
Моннан тыш, быел 40,5 млн сумга алты балалар сәламәтләндерү лагере төзү планлаштырыла. Шулай ук 40 млн сумга бер лагерьга реконструкция үткәрү каралган.
Программа 2014 елдан эшли. Бу вакыт эчендә республикада 406,5 млнга 40 лагерь ремонтланган, 9ы төзелгән һәм 4се реконструкцияләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз