news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +25 градуска кадәр җылылык һәм яшенле яңгырлар көтелә

Татарстанда +25 градуска кадәр җылылык һәм яшенле яңгырлар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 24 июльдә, Татарстанда һава торышы тотрыклы түгел, температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда, шул исәптән Казанда, көндез яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләренең көче секундына 5-10 метр. Татарстан башкаласын да кертеп, кайбер урыннарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр артачак, ә яшен вакытында секундына – 15-20 метрга кадәр.

Тәүлекнең якты вакытында төбәк территориясендә һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +22..+24 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot