news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 25 градуска кадәр җылы булачак, кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Татарстанда 25 градуска кадәр җылы булачак, кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 22 августта, Татарстанда чираттагы атмосфера фронты аркасында шактый салкын һәм тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгырлар ява.

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә булачак. Кайвакыт җил секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң көндез һава +20...+25 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +20...+22 градуска кадәр генә).

news_right_1
news_right_2
news_bot