news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 25 градуска кадәр җылы булачак, җил басылачак

Татарстанда 25 градуска кадәр җылы булачак, җил басылачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 17 сентябрьдә, Татарстанда коры һәм аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән төнлә үк төшкән томан сакланачак, дип билгелиләр синоптиклар.

Үткән көн белән чагыштырганда, көнчыгыштан искән җил басылачак: аның көче 3-8 м/с тан артмаячак.

Көнбатышта чагыштырмача җылы һәм төбәк территориясенең калган өлешендә шактый салкын төннән соң, тәүлекнең якты вакытында һава +20, +25 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +23, +25 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot