news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -25 градуска кадәр суыта

Татарстанда -25 градуска кадәр суыта
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республикада томан төшә. Бу вакытта һава температурасы -15..-20 градуска, урыны белән -25 градуска кадәр төшә. Көндез -8..-13 градус салкын булуы көтелә, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100