news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 25 градуска кадәр салкынайта

Көндез һава температурасы 12-17 градуска кадәр күтәрелә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 декабрьдә, Татарстанда салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнбатыштан салмак җил юнәлешен көндез көньяк-көнчыгышка таба алмаштырачак. Юлларда янә бозлавык хасил була, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә республика буенча һава температурасы 17-22 градус салкын булачак, аязган вакытта һәм түбән урыннарда -25 градуска кадәр күзәтелә. Көндез һава температурасы 12-17 градуска кадәр күтәрелә. Төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак, иң салкын як көньяк-көнчыгышта булачак.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстан территориясендә акрынлап температура фоны күтәрелә башлый. Яңа елның беренче көнендә нуль градус булырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100