news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 25 градус җылы булачак

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Татарстанда 25 градус җылы булачак
Рамиль Гали/архив

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 майда, Татарстан территориясендә җылы һәм чагыштырмача дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Шул ук вакытта, бүгенге көннән аермалы буларак, республикада иртәгә яшен дә, өермәле җил дә көтелми.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +20дән +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Төбәкнең көньягында барыннан да җылырак булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot