news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстан Республикасында 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә. Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин республикада янгынга каршы махсус режим кертүгә багышланган брифингта шулай дип белдерде. Брифинг «Татар-информ» агентлыгында узды.

«Традициягә кергәнчә, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Быел ул 25 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк», - диде Максим Трущин.

Бу чорда тиешсез урында пиротехника куллануга карата контроль көчәйтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot