news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендәге мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ашарга пешерергә ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. Шулай ук ачык ут һәм конструкция эчендә һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне эшләтеп җибәрергә ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot