news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 248 мең гаилә “ана капиталы”на ия булган

Татарстан гаиләләренә дәүләттән барлыгы 70 млрд сумлык сертификат тапшырылган.

Татарстанда 248 мең гаилә “ана капиталы”на ия булган
Султан Исхаков

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ана капиталы” программасы гамәлгә кертелгәннән бирле, Татарстанда 248 мең гаилә шушы мөмкинлектән файдаланган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина хәбәр итте.

Ул Россия Федерациясендә программаның 2007 елдан бирле гамәлдә булганын искәртте. “Якын арада 250 меңенче сертификатны тапшырырбыз дип көтәбез. Бу әһәмиятле вакыйга, аны тантаналы рәвештә тапшырырга ниятлибез”, - диде ул.

Асия Вәлиуллина “ана капиталы” программасы буенча Татарстан гаиләләренең дәүләттән 70 млрд сумнан артык акча алганын билгеләп узды. Күпчелек өлеше аны торак шартларын яхшыртуга сарыф иткән. Алар “ана капиталы”на хокуклы барлык гаиләләрнең 80 процентын тәшкил итә. Асия Вәлиуллина, шулай ук, акчаны мәктәпкәчә белем бирү өчен куллану да популяр булуын әйтте. Ә кайбер аналар үзенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешенә күчерергә уйлаган.

Быел “ана капиталы” суммасы 453 мең 26 сум тәшкил итә. Программаның 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылганын искәртик.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100