news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 245 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Татарстанда 245 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 2007 елның 26 октябренә, Татарстан Республикасында 245543 кеше гриппка каршы прививка ясаткан, шул исәптән 204946 кеше – өстенлекле илкүләм проект кысаларында, бу 34,7 процент тәшкил итә, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасында ел саен 400 меңнән артык кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручы теркәлә, аларның 60 проценты – балалар.

Узган грипп эпидемиясен анализлау нәтиҗәләре буенча, 2007 елда (февраль-март) гриппка каршы прививка ясаткан кешеләр арасында авыручылар саны халыкның калган өлеше белән чагыштырганда 3,5 тапкыр кимрәк булган. Бер генә грипп белән авыру очрагы да үлем белән тәмамланмаган.

2007-2008 елгы сезонда гриппка каршы привика ясау һәм аңа каршы вакцина белән тәэмин итү сәламәтлек саклау өлкәсендәге өстенлекле илкүләм проект кысаларында үткәрелә. Хәзерге вакытта республикага 295 мең доза “Гриппол” (Уфа) препараты кайтарылган, бу кирәкле күләмнең 50 процентын тәшкил итә.

Өстенлекле илкүләм проект кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары, медицина хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләр һәм өлкән яштәге кешеләр гриппка каршы иммунизацияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot