news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 24 яшьлек егет әтисенең сөяркәсен үтерүдә гаепләнә

Татарстанның Кече Бөгелмә авылында яшәүче 24 яшьлек егет кеше үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

50 яшьлек хатынның мәете Кече Бөгелмә авылының Кыр урамындагы йортларның берсендә табыла. Аның муен һәм баш өлешендә пычак белән яралаган эзләр була. Әлеге җинаятьне кылуда шикләнелә торган 24 яшьлек егетне берничә көн узгач тоткарлыйлар, ул биредә яши.

Тикшерү версиясе буенча, егет әлеге хатын-кызга карата дошманлык хисләре кичергән һәм шуның аркасында җинаять кылган. Тоткарланган егет күрсәтмә бирүдән баш тарткан.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, үтерелгән хатын җинаятьтә шикләнелүче егетнең әтисенең сөяркәсе булган. 24 яшьлек егет гаиләсе таркалуда нәкъ менә хатын-кыз гаепле дип саный һәм «проблеманы шул рәвешле хәл итә».

Үтерү турында җинаять эше кузгатылган. Ир-атка чик кую чарасы якын арада билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100