news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 24 су басу зонасы турында белешмә Бердәм күчемсез милек реестрына кертелгән

Татарстанда 24 су басу зонасы турында белешмә Бердәм күчемсез милек реестрына кертелгән
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстанда су басу зоналарын ачыклау эшләре алып барыла. Буа, Әлмәт, Әгерҗе, Түбән Кама, Лениногорск һәм Нурлат районнарындагы алты торак пунктта 24 шундый локация ачыкланган. Алар турында белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән, дип хәбәр итә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе.

Эшләр табигать бәла-казасы нәтиҗәсендә килеп туган тормыш өчен куркыныч хәлләрне кисәтү өчен башкарыла. Мондый зоналарны куллануда махсус шартларны күздә тоткан территорияләргә кертәләр – аларны территориаль планлаштыру, территорияләрне планировкалау һәм шәһәр төзелешен зоналарга бүлү документларында билгелиләр. Бу территорияләрдә яңа торак пунктлар төзү, чүп түгү урыннары ясау, шулай ук химикатлар сибү тыела, дип искәртте Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров. Су объектлары хуҗаларына су басу зоналары чикләрендә су тәэсиренә юл куймау һәм нәтиҗәләрне бетерү өчен тиешле чараларны үтәргә кирәк.

Мондый зоналарны билгеләү һәм аларның чикләренә үзгәрешләр кертү Федераль су ресурслары агентлыгы карары буенча төбәк башкарма хакимияте органы тәкъдиме белән җирле үзидарә органнары белән берлектә башкарыла. Җир кишәрлеге хуҗасына чикләүләр турында хәбәр итәргә тиешләр.

«Җир кишәрлеген куллануда чикләүләрнең булуы турында өйдән чыкмыйча да белергә мөмкин. Росреестр һәм Татарстан Республикасы буенча «Роскадастр» компаниясе филиалы сайтларында «Ачык кадастр картасы» сервисында бу хакта мәгълүмат бар. Шулай ук су басу зоналарын билгеләүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән чикләүләр турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтәгә заказ биреп тә алырга мөмкин», - диелә Росреестрның ТР буенча идарәсе хәбәрендә.

Документка күп функцияле үзәккә шәхсән үзең килеп яки онлайн рәвештә – Росреестр һәм ТР буенча Роскадастр филиалы сайтларында заказ бирергә мөмкин. Беренче очракта – кәгазь, икенчесендә электрон күчермә бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100