news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 24 мең кеше С гепатиты белән авырый

Татарстанда 24 мең кешегә гепатит С вирусы йоктырылган. бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең эпидемиологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Лилия Юзлибаева сөйләде.

«Әлеге сан хроник С гепатиты белән авыручыларны гына түгел, ә С гепатитына антитәнчек йөртүчеләрне дә үз эченә ала. Сорау бәхәсле, ахыргы диагноз әле куелмаган», – дип өстәде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot