news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 24 мең кеше сайлау участогында ковидка һәм гриппка каршы прививка ясаткан

Андрей Кондратьев медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев 24 мең татарстанлының 17-19 сентябрьдә сайлау участокларында ковидка һәм гриппка каршы прививка ясатканын әйтте.

«Сайлау участокларында 848 вакцина ясату пункты оештырылды. Моны башкару бик җитди оештыру эшен таләп итә. Сайлауга килгән 24 мең кеше ковидка һәм гриппка каршы прививка ясатты», — диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 

Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Андрей Кондратьев медицина хезмәткәрләренә зур рәхмәтен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot