news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 24 мең инвалид эш белән тәэмин ителгән

Республикада хезмәткә яраклы яшьтә 80,2 мең инвалид яши.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтә булган 80,2 мең инвалид яши. Шуның 30 %ы, ягъни 24 меңе эш белән тәэмин ителгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” уздырган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Быел мәшгульлек үзәкләрендә хезмәт белән тәэмин итү һәм шәхсән эш эзләү проектын тормышка ашырдык. Шулай да районнарда әлеге мәсьәләдә карашлар төрле. Әйтик, Арча, Түбән Кама, Теләче, Саба, Актаныш лидерлар рәтендә булса, Чүпрәле, Минзәлә, Әгерҗе, Аксубай, Кукмара, Балык Бистәсе бу программа ягыннан калыша”, - диде министр.

Инвалидларны эш белән тәэмин итү Татарстан Республикасының (№60, 24.07.2006) “Социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган кешеләр һәм инвалидларны эш урыны белән тәэмин итү һәм квота бүлү” законы нигезендә гамәлгә ашырыла. Моның өчен ел саен, инвалидларны эшкә урнаштыруда квота бүленә. 2017 елда 1114 эш урынына квота бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100