news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 24 кеше хәмер кулланып агуланган

14-20 май көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 66 очрагы теркәлгән

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 14-20 май көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 66 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 24 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 4 кеше – наркотиклар, 24 кеше - дару препаратларын, 14 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 48 ир-ат һәм 18 хатын-кыз, шул исәптән 8 бала һәм яшүсмер булган. 5 кеше агуланып үлгән. 22 очракта агу чыганаклары – даруханәләрдә, 18 очракта – кибеттә һәм 1 очракта законсыз урыннарында сатылган, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.


news_right_1
news_right_2
news_bot