news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 24 градуска кадәр җылы һәм яңгырлар булыр дип көтелә

Татарстанда 24 градуска кадәр җылы һәм яңгырлар булыр дип көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сишәмбе, 8 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Төнлә сизелерлек явым-төшем көтелми, әмма көндез һәм кичен төбәкнең көнбатышында кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Урыны белән җил тизлеге 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә температура 6-11 градус булачак, ә көндез 19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot