news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда -24 градуска кадәр салкын көтелә

Татарстан аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кар фаразлана. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Иртәгә төнлә һәм иртән һава температурасы -15..-20 градус фаразлана, аязганда -24 градуска кадәр суытырга мөмкин. Иртәгә көндез һава температурасы -11..-16 градус көтелә.

Казанда бүген төнлә һәм иртәгә иртән һава температурасы -17..-19 градус, аязганда -22 градуска кадәр. Иртәгә көндез республика башкаласында явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы -12...-14 градус арасында тибрәләчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100