news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 24 градуска кадәр салкынайтачак

Республика территориясендә явым-төшем көтелми.

Татарстанда 24 градуска кадәр салкынайтачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 ноябрьдә Татарстанда салкын һәм коры һава торышы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил уртача тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -19…-24 градус фаразлана. Көндез һава температурасы -5…-10 градуска кадәр булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100