news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 23 яшьлек егет мошенникларга 1,5 млн биргән

Татарстан кешесе мошенниклардан автомобиль сатып алам дип, 1,5 млн сумын югалткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Түбән Камадан 23 яшьлек егет чит ил машинасы сатып алырга теләгән. Көннәрнең берсендә аның әнисе интернетта машиналар сатыла торган сайт тапкан һәм анда улының номерын калдырган. Тиздән егеткә «менеджер» шалтырата һәм алар автомобильне чит илдән 1,5 млн сумга китерәчәкләр дип килешә.

Аферист егеткә ялган килешү җибәргән һәм машина таможнясы өчен 510 мең җибәрергә күндергән. Икенче көнне сатып алучыны тагын бер белгечкә җибәрәләр. Тегесе егеткә автомобиль өчен 990 мең түләү өчен счет номерын җибәргән, ә аннары залог сыйфатында тагын шуның кадәр үк акча таләп иткән. Сатып алучы килешүдән баш тартырга карар кылгач, аңардан тагын 200 мең сум таләп иткәннәр.

Аферистлар корбаны булуын аңлап, егет полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатыла. Мошенникларны эзлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot