news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 23 сентябрьдә астрономик көз башлана

Татарстанда 23 сентябрьдә астрономик көз башланачак. 03:05 сәгатьтә Кояш күк экваторы белән кисешү ноктасында булачак һәм Төньяк күк ярымшарыннан Көньяк ярымшарга күчәчәк.

Шул вакыттан Төньяк ярымшарда төн озынлыгы көн озынлыгыннан арта барачак, ә көннең кыскаруы 21 декабрьдә булачак кышкы Кояш торгынлыгына кадәр дәвам итәчәк. Көньяк ярымшар өчен бу, киресенчә, астрономик яз башлануын аңлата.

news_right_1
news_right_2
news_bot