news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 23 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эше башланды

Барлыгы 28 мәктәп һәм 85 балалар бакчасын ремонтлау планлаштырыла.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Татарстанда 23 мәктәптә һәм 68 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Бу хакта RT Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фроловка сылтама белән җиткерә.

Төзекләндерү эшләре 14 муниципаль мәктәптә (планлаштырылган 16дан), шулай ук тугыз коррекцион мәктәптә (планлаштырылган 12дән) башланды инде. Моннан тыш, капиталь төзекләндерү эшләре 68 мәктәпкәчә оешмада (планлаштырылган 85тән) бара, дип хәбәр итте министр урынбасары.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot