Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда +23 градуска кадәр җылыта, явым-төшем көтелми
Бүген, 24 июньдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан коры һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта температура фоны күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшем булу ихтималы аз.
Җил көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исә.
Салкынча төннән соң һава температурасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк (Казанда – 20-22 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз