news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +23 градуска кадәр җылы, томан һәм яшен көтелә

Татарстанда +23 градуска кадәр җылы, томан һәм яшен көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана, иртәнге сәгатьләрдә яңгыр, урыны белән томан, кайбер районнарда яшенле яңгыр фаразлана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.

Көндез явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Термометр баганасы +18 дән +23 градуска кадәр күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot