Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 23 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

Бүген, 13 майда, Татарстанда температура күтәрелү фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көннең якты вакытында сизелерлек явым-төшем көтелми.
Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышта 4-9 м/с җил исәчәк. көндез ул урыны-урыны белән 12 м/с ка кадәр көчәячәк (ләкин Казанда түгел).
Шактый салкын төннән соң көндезге сәгатьләрдә төбәк буенча һава 18-23 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – 20-22 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз