Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда +23 градуска кадәр җылы булачак
Бүген, 3 июньдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, әмма температура бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы сакалан. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булыр дип фаразлана (Казанда тәүлекнең якты вакытында яңгырлар көтелми). Кайбер урыннарда элеккечә яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Болардан тыш, иртән кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында да, төнлә томан сакланачак.
Салкынча төннән соң (нульдән 6 градуска кадәр) көндез төбәк буенча һава +18... +23 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +19...+21 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз