news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -23 градуска кадәр суыта

Синоптиклар юлларда бозлавык һәм республиканың кайбер районнарында томан төшүе хакында кисәтә.

Татарстанда -23 градуска кадәр суыта
Михаил Захаров

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә -23 градуска кадәр суытыр дип көтелә, кайбер районнарда томан һәм бозлавык күзәтеләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юлларда күз күреме 500 метрдан азрак тәшкил итәчәк. Аязучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз.

16 ноябрьгә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -12..-17 градусны күрсәтәчәк, аязганда исә -18..-23 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез исә һава температурасы -5..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100