Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда -23 градуска кадәр салкынайта
Республикада кар көтелә.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда һава торышы тотрыксыз булачак. Һава температурасының кинәт үзгәрүе, шулай ук кар явуы көтелә.
«Безгә атмосфера фронты белән циклон киләчәк. Шул сәбәпле, кар явуы көтелә», — диде КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.
Иртәгә Татарстане кар көтелә, ә һава температурасы -15 градустан төшмәячәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 12 һәм 13 гыйнварда уртача салкын һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, урыны белән -23 була, ә көндез --6..-13 градус.
Моннан тыш, пәнҗешәмбе кар көтелә һәм атмосфера басымы түбән булачак. Шул көннән Татарстанда җылыта башлый. Җомга көндез һава температурасы -4..-9 градус була, төнлә — 5-12 градус салкын. Һава торышы болытлы һәм карлы булачак.
Шимбә шундый ук һава торышы саклана. Якшәмбе көндез -7 градуска кадәр салкын көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз