Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 22 яшьлек егет берьюлы грипп һәм коронавирус белән дә авырый
Пациентның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомеренә берни дә янамый.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда грипп һәм Covid-19 коронавирусы белән бер үк вакытта авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов сөйләде.
«22 яшьлек пациент коронавирус инфекциясе белән дә, гриппның А төре белән дә авырый», - диде табиб.
Пациент вакытында табибка мөрәҗәгать иткән. Ул Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла һәм Covid-19га каршы да, шулай ук гриппка каршы да дарулар эчә башлый.
Терапия ярдәмендә тән температурасы нормальләште, пациентның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомеренә берни дә янамый - болар барысы да табибка вакытында мөрәҗәгать итү нәтиҗәсе, ди табиб.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз