Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2,2 млн кв. м торак файдалануга тапшырылды - еллык күләмнең 80 проценты
Татарстанда торак тапшыру планы 79,9 процентка үтәлгән. Бу 2 млн 202 мең кв.м. Шул ук вакытта шәхси торак тапшыру темплары буенча да лидерлар рәтендә.
Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, ел башыннан Татарстанда 10 374 шәхси торак йорт төзелгән. Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 70 процентка бәяләнә: бүгенгә 644 мең кв. метр мәйданлы 148 күпфатирлы йортның 88е тапшырылган. Социаль ипотека буенча гомуми планның 66 проценты үтәлгән.
Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру план буенча бара. Шулай итеп, быел ятим балалар өчен каралган 600 фатирдан 423енә аукцион игълан ителде, 177 торак бинага дәүләт килешүләре төзелде.
Моннан тыш, 22 муниципаль берәмлектә 50 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча бүгенге көнгә 25 сертификатның 20се гамәлгә ашырылган, дип хәбәр итте министр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов объектларны билгеләнгән вакытта файдалануга тапшыруны, барлык нормаларны һәм төзелеш сыйфатын үтәүне контрольдә тотарга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз