news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2,2 миллион тоннадан артык ашлыкка дәүләт сыйфат мониторингы үткәреләчәк

Татарстанда 2,2 миллион тоннадан артык ашлыкка дәүләт сыйфат мониторингы үткәреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиядә йомшак һәм каты бодайга дәүләт сыйфат мониторингы үткәреләчәк. Татарстанда 2,2 миллион тоннадан артык ашлыкны тикшерергә ниятлиләр, бу бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулай җыемының 50 процентка якыны дигән сүз. Бу хакта Татарстанда Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тикшерү Татарстанның 43 районында узачак. Үзәкнең ашлык партияләрен формалаштыру урынында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдә ашлык пробасын алу, алынган пробаларны сыйфат һәм иминлек күрсәткечләренә лаборатор тикшерүләр үткәрү вәкаләте бар», - дип искәртте республикадагы филиал директоры Татьяна Менликиева.

Аның сүзләренчә, пробалар алу, бодайның куллану характеристикаларын тикшерү һәм нәтиҗәләрне «Ашлык» федераль дәүләт системасына кертү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бушлай үткәрелә.

Дәүләт мониторингыннан башка продукциягә документлар рәсмиләштерергә, бодай ашлыгын сатарга яки ташырга ярамый.

Шуңа күрә Татарстанда Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге белгеченең урынга килүен оештыру өчен ведомство белән килешү төзергә, проба алу, лаборатор тикшерүләр үткәрү һәм аларның нәтиҗәләрен «Ашлык» системасына кертү өчен белдерү кәгазе җибәрергә кирәк.

Лаборатор тикшерү нәтиҗәләре товар классификациясе нигезендә яңа уңыш ашлыгының сыйфаты турында мәгълүмат бирәчәк. Моннан тыш, бирелгән техник параметрларның куллану үзлегеннән чыгып ашлыкның товар партияләрен формалаштырырга; эшкәртү сәнәгате тармаклары өчен технологик характеристикалар буенча ашлык партияләрен төзергә ярдәм итәчәк.

«Россия, бөртекле культуралар җитештерү һәм экспортлауда дөньякүләм лидер буларак, ашлык контроле, аның сыйфаты һәм иминлегенә беренчел әһәмият бирә. Бу үзенең ашлык ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү, эчке һәм халыкара базарларда аларны файдалануны планлаштыру, шулай ук ашлыкны дәүләт интервенцион фондына сатып алу турында карарлар кабул итү өчен кирәк», - диелә үзәк хәбәрендә.

Мөрәҗәгать итү өчен контактлар һәм норматив документлар «Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100