news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 22 июль көнне яшен көтелә

Җил секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан буенча урыны белән яшен саклана, көньяк-көнбатыштан исүче җил секундына 15-12, яшен вакытында 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

22 июльдә төнлә һәм көндез дә урыны белән яшен көтелә. Иртәгә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр, яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 12-17, көндез 19-24 градус җылы булачак.

Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава. Яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көндез 19-22, төнлә 12-15 градус җылы.

23 июльгә каршы төндә Татарстан буенча урыны белән яңгыр, һава температурасы 10-15 градус тәшкил итәчәк.  

news_right_1
news_right_2
news_bot