news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +22 градуска кадәр җылыта, әмма төнлә кырау төшүе көтелә

Татарстанда +22 градуска кадәр җылыта, әмма төнлә кырау төшүе көтелә
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Татарстанда яңа атна явым-төшемнәрсез башлана. Һава торышы аз болытлы була. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары 0..+5 градуска кадәр күрсәтәчәк, әмма көньяк һәм көнчыгышта -3 градуска кадәр кырау төшүе фаразлана.

Көндез, синоптиклар мәгълүматлары буенча, һава +17..+22 градуска кадәр җылына.

news_right_1
news_right_2
news_bot