news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 22 градуска кадәр суытачак

Республикада урыны белән кар яварга мөмкин, юлларда – бозлавык.

Татарстанда 22 градуска кадәр суытачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 ноябрьдә, төнлә Татарстан территориясендә -17 градуска, ә аязганда -22 градуска кадәр салкынайтачак. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Көндез һава температурасы -7...-12 градус (республиканың көнчыгышында -15 градуска кадәр) салкын булачак.

Республикада урыны белән кар яварга мөмкин, юлларда – бозлавык.

news_right_1
news_right_2
news_bot