news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 22 градуска кадәр салкынайта

Юлларда бозлавык саклана.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 гыйнварда, Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән, Казанны да кертеп, кар һәм буран фаразлана.

Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан талгын җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнлә төбәк буенча һава температурасы -12дән -17 градуска кадәр, аязган вакытта һәм түбән урыннарда — 22 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава 6-11 градуска кадәр (Казанда -7, -9) җылыначак.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстан территориясендә температура фонының кайбер тирбәлешләре белән уртача салкын һава торышысаклана. Вакыт-вакыт кар явып узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot