news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -22 градус салкын көтелә

Иртәгә, 17 гыйнварда, Татарстанда һава шартлары берникадәр үзгәрәчәк.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төбәкнең көнбатыш районнарында бераз кар яварга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Төбәктә төнлә һава температурасы -14..-19 градус, аязганда -22 градуска кадәр (Татарстан башкаласында  -14..-16 градус, аязганда – 19 градус) төшәргә мөмкин. Көндез -8..-13 градус (Казанда 9..11 градус) фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100