news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 215,3 мең тонна шикәр җитештерелгән

Шикәр заводларына 1671,2 мең тонна татлы тамыр китерелгән.

(Казан, 7 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан бирле республиканың шикәр заводларына 1671,2 мең тонна татлы тамыр китерелгән, шул исәптән «Зәй шикәре» ААҖенә – 854,1 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖенә – 568,4 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖенә – 248,8 мең тонна. Бу хакта республика аграр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шикәр заводларында барысы 1466,4 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән, 215,3 мең тонна шикәр җитештерелгән, шикәр чыгышы 14,4 процент тәшкил итә.

«Зәй шикәре» ААҖендә 118,8 мең тонна шикәр эшләнгән, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 67,1 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә – 29,4 мең тонна.

news_right_1
news_right_2
news_bot