news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 21 яшьлек егет идарәсендәге “Мерседес” светофорга туктаган фура астына кергән

Һәлакәт республиканың Минзәлә районында булган

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Мерседес-Бенц” автомобиленең 21 яшьлек йөртүчесе үлгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ пропаганда бүлеге.
Юл-трансопрт һәлакәте кичә 4.30 сәгатьтә Мәскәү-Уфа автоюлының 1115 км на булган. Якынча мәгълүматларга караганда, чит ил машинасы йөртүчесе иминлек тизлеген сайламаган һәм светофорга туктаган “Вольво” автомобиленең тагылма арбасына килеп бәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot