news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 21 майда яшен, боз һәм көчле җил көтелә

Татарстанда 21 майда тотрыксыз һава торышы көтелә, яңгырлар, яшен һәм көчле җил булачак. ТР Гидромееотүзәге мәгълүматларына караганда, көндез кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар явуы ихтимал.

Яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә температура +6...+11 °C, көндез +15..+ 20 °C тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot