news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 26 сентябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсире нәтиҗәсендә коры һәм кояшлы һава торышы сакланачак, температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада явым-төшем көтелми. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан 3 метрдан 8 метрга кадәр көчле җил исәчәк. көндез урыны белән, Казанны да кертеп, ул 12 метрга кадәр көчәячәк.

Иртән һава температурасы төнге кебек үк калачак: 2 дән 7 градуска кадәр нульдән югарырак, кайбер урыннарда көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә 0 дән -3 градуска кадәр (Казанда +5 тән +7 градуска кадәр, түбән урыннарда +2 дән +4 градуска кадәр).

Көндез Татарстан буенча һава 16-21 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +18, +20 градуска кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100