news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 21 градуска кадәр җылы булуы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Татарстанда 21 градуска кадәр җылы булуы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген республикада аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус тәшкил иткән, көндез +16...21 градус булачак.

Казанда шулай ук аязучан болытлы һава, бераз яңгыр һәм иртәнге томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, 5-10 м/с тизлектә булачак. Көндез һава +18...+20 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot