Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 21 февральдән QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла
21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, ресторан, театр, кинотеатр, концерт, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 21 февральдә, коронавирус инфекциясеннән вакцина булуын яки әлеге чирне кичерү фактын раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, рестораннар, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак. Залларны 70 процентка тутырырга ярый. Җәмәгать транспортында йөрү өчен дә QR-код күрсәтергә кирәкми.
Дүшәмбедән республикада ваклап сату кибетләренә төнлә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук мунчалар һәм сауналар да төнлә эшли алачак. 21 февральдән балаларга әти-әнисез сәүдә үзәкләренә йөрергә рөхсәт ителә.
Ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында бер кешегә дүрт квадрат метр сәүдә залы туры килергә тиеш булачак. Битлек кию режимы актуаль булып кала — битлекләрне киюне әлегә дәвам итәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз