news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 21 февральдән QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла

21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, ресторан, театр, кинотеатр, концерт, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 21 февральдә,  коронавирус инфекциясеннән вакцина булуын яки әлеге чирне кичерү фактын раслаучы QR-кодлар гамәлдән чыгарыла. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 

21 февральдән башлап Татарстан халкы кафе, рестораннар, театрлар, кинотеатрлар, концерт заллары, зур спорт чараларына QR-код күрсәтмичә керә алачак. Залларны 70 процентка тутырырга ярый. Җәмәгать транспортында йөрү өчен дә QR-код күрсәтергә кирәкми.

Дүшәмбедән республикада ваклап сату кибетләренә төнлә эшләргә рөхсәт ителә. Шулай ук мунчалар һәм сауналар да төнлә эшли алачак. 21 февральдән балаларга әти-әнисез сәүдә үзәкләренә йөрергә рөхсәт ителә.

Ваклап сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларында бер кешегә дүрт квадрат метр сәүдә залы туры килергә тиеш булачак. Битлек кию режимы актуаль булып кала — битлекләрне киюне әлегә дәвам итәбез.

news_right_1
news_right_2
news_bot