Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
21-23 ноябрьдә Татарстанда Барда районы көннәре үтәчәк
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында 21-23 ноябрь көннәрендә Татарстанда узачак Пермь краеның Барда районы көннәре турында сөйләделәр. Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм Барда районы хакимияте берлектә оештыра. Төп чара 22 ноябрьдә Казан шәһәрендә урнашкан В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында узачак. Ул Барда районы җирлегенең 100 еллыгына багышланган. Район турында күргәзмә һәм концерт күрсәтеләчәк.
«Барда – татар дөньясы өчен татарның оясы. Барда җирлеге – гомер-гомергә татарга милләтпәрвәр җанлы шәхесләрне бүләк иткән як. Бу районда чын-чынлап татар тормышы кайный. Үзләренең матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары эшләп килә. Инфраструктура үсеше дә көчле. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән «Шәхесләр елы» уңаеннан Барда районының 100 еллыгына багышланган программа Казан тамашачысына тәкъдим ителүе очраклы түгел. Төп чарадан тыш, 23 ноябрь көнне бардалыларны Арча районы халкы каршы алачак», – диде ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Данис Шакиров ассызыклавынча, озак еллар буе тугандаш булып яшәгән Барда белән Арча районнары арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кабат яңартылачак.
«Тарихка күз салсак, Барда районының туган елы дип 1924 ел санала. Бу партиянең XII съезды (1923 ел) илнең яңа административ бүленүе турында карар кабул итүе белән бәйле. Бүген безнең районда 61 татар авылы урнашкан, 26492 кеше яши. Халыкның күпчелеге – татар. Районның юбилеена багышланган төп чара март ае башында губернаторыбыз һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашында үткән иде», – дип сөйләде Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов.
Барда районы татар халкына билгеле шәхесләр – Мәсгут Имашев, Гүзәл Уразова, Чулпан Йосыпова, Сәнифә Рангулованы һ.б. биргән төбәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз