news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 20дән артык ялган "больничный" кәгазе табылган

Биш факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). 2017 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы Социаль иминият фонды хезмәткәрләре 20дән артык ялган "больничный" кәгазенә юлыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итте.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре биш факт буенча җинаять эше кузгаткан.

Чагыштыру өчен: узган ел Татарстанда 39 ялган "больничный" кәгазе табылган булган.

«Тенденция кимүгә таба бара. Социаль иминият фонды һәм хокук саклау органнары бергәләп эшли. Электрон "больничныйлар" кертү вәзгыятьне тамырдан үзгәртәчәк. Аларны охшатып ясап булмаячак. Барлык мәгълүмат электрон базада булачак», - дип искәртте Рамил Гайзатуллин.

Россиядә электрон "больничныйлар" 2017 елның 1 июлендә барлыкка килде. Бүген республикада 100дән артык оешма яңа форматтагы больничный кәгазьләре бирә.

«Тора-бара без тулысынча электрон "больничныйлар"га күчәчәкбез», - дип ышандырды белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100